Дини курслар оештырылды
Ислам нуры

Дини курслар оештырылды

Зур тырышлык куйдылар

Кышкы каникул көнәрендә Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсендә һәм Девятерня авылы мәчетендә дини курслар оештырылды. 

–    “Нур” мәдрәсәсендә уздырылган дини курсларны Әгерҗе егете, Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә шәкерте Адил Тарисов җитәкләде. Ул балаларга догалар, намаз уку кагыйдәләрен,  Ислам дине нигезләрен өйрәтүгә зур тырышлык куйды. Дини укулар төрле уеннар, бәйгеләр белән чиратлаштырып алып барылды, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

Девятерня мәчетендә дә шундый ук дини гыйлем эстәүгә тәганләнгән укулар уздырылган. Курсларны оештыручылар – Казан югары уку йортлары шәкертләре Йосыф һәм Лутфия.    
 


Нет комментариев