Балаларны зиратка алып керергә ярыймы?
Ислам нуры

Балаларны зиратка алып керергә ярыймы?

Бу гамәл тыелмаган

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында зиратка бару белән бәйле кайбер мәсьәләләргә аңлатма бирәләр.

Балаларны зиратка алып керергә ярыймы?

Бу гамәл тыелмаган. Ләкин монда берничә моментка игътибар итәргә кирәк:

  • Баланы зиратка нинди максат белән алып керәсез?
  • Кечкенә баланың психикасына зыян китерерлек гамәлләр кылынмасмы?

Ә гомумән алганда, балаларга ахирәт турында, һәрбер гамәлебез өчен җавап бирәсе булу турында белү мәслихәт, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 


Нет комментариев