Ашаган вакытта «бисмилләһ» дип әйтмәсәң нәрсә була?
Ислам нуры

Ашаган вакытта «бисмилләһ» дип әйтмәсәң нәрсә була?

«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Берәү өенә кергәндә һәм ашаганда «бисмилләһ» әйтсә, шәйтан үз гаскәренә: «Монда төн куна һәм ризык ашый алмассыз», – дип әйтер

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында «бисмилләһ» әйтеп йөрүнең фазыйләте турында яза.

«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Берәү өенә кергәндә һәм ашаганда «бисмилләһ» әйтсә, шәйтан үз гаскәренә: «Монда төн куна һәм ризык ашый алмассыз», – дип әйтер.

Әгәр ул зат өйгә кергәндә «бисмилләһ» әйтмәсә, шәйтан аларга: «Төн куныр урын таптыгыз», – дип әйтер.

Ул кеше ашаганда «бисмилләһ» әйтмәсә, шәйтан үз гаскәренә: «Менә яшәр урын да, ашар ризык та таптыгыз», – дип әйтер» (имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Көнебез, гамәлләребез «бисмилләһ» сүзләре белән үтсен, кардәшләрем! Хәерле, бәрәкәтле көннәр юлдаш булсын!» дип яза ул.

Чыганак: Интертат 


Нет комментариев