Әгерҗедә бәйрәм намазы сәгать ничәдә башлана
Ислам нуры

Әгерҗедә бәйрәм намазы сәгать ничәдә башлана

Мәчетләрдә ураза гаете узачак

Якшәмбе көнгә туры килгән Рамазан бәйрәме уңаеннан мәчетләрдә ураза гаете уза.

– Әгерҗенең “Нур” һәм “Хәсән” мәчетләрендә гает 6.30 сәгатьтә Коръән уку белән башлана. 7.00 сәгатьтә – бәйрәм вәгазе, 7.30 сәгатьтә – гает намазы. Авыл мәхәлләләрендә мәчеткә килү вакытын имамнар билгели, – ди район имам мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.


Нет комментариев