Әгерҗе мәдрәсәсендә укулар башлана
Ислам нуры

Әгерҗе мәдрәсәсендә укулар башлана

Курслар дәвамында шәкертләр Коръән укырга, дини йолаларны башкарырга өйрәнәчәк

13 октябрьдән Әгерҗедәге “Нур” мәчетендә Ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча курслар старт ала.

– Курслар дәвамында шәкертләр Коръән укырга, дини йолаларны башкарырга өйрәнәчәк. Шулай ук иман, әдәп-әхлак дәресләре дә булачак, – дип хәбәр итә район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

Шул уңайдан 11 октябрьдә 9 һәм 18 сәгатьләрдә “Нур” мәдрәсәсендә Ачык ишекләр көне уза.

Белешмәләр өчен телефоннар: 89872930463(Габделкәрим хәзрәт), 89199025131(Люция Сәетовна).


Нет комментариев