31 июльдә – Корбан бәйрәме: чалыначак терлек ныклы контрольгә алына (ТӨП ТАЛӘПЛӘР)
Терлекнең сәламәт булуы мөһим
Бәйрәмгә кадәр дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре һәм Россельхознадзор идарәсе дәүләт инспекторлары тарафыннан корбанга чалыначак терлек ныклы контрольгә алына. Бруцеллезга тикшерү өчен кан алу башкарыла, терлек кайтарылган җирлекнең имин булу-булмавы тикшерелә. Изге бәйрәме көннәре барышында корбан чалу урыннарында Россельхознадзор һәм дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан дежур торулар оештырылып, ветеринар таләпләрнең үтәлеше барлана.
Ә таләпләр түбәндәгечә:
1. Читкә чыгару йә читтән алып кайту өчен тәгаенләнгән терлекләрнең барысы да биркаланган һәм ветеринар эшкәртү узган булырга тиеш.
2. Сату өчен сайланып куелган терлекнең бер ай алдан башкаларыннан аерып алынып, профилактик карантинга куелуы, ашату, тәрбияләүдә иң яхшы шартлар булдырылу мөһим.
3. Ветеринар белгеч тарафыннан әлеге кагыйдәләрнең үтәлмәве ачыкланса, терлекләрне хуҗалыктан алып чыгуга рөхсәт бирелми.
4. Терлекләргә, кошларга “Меркурий” системасында №1 формасы буенча ветеринар таныклык (район эчендә – №4 формасы буенча белешмә) бирелә.
ххх
Бу чаралар ящур, себер түләмәсе, бруцеллез, туберкулез кебек йогышлы авыруларның таралуына юл куймас өчен кирәк. Шунысын истә тотыгыз: кеше сәламәтлеген саклау өчен терлекнең таза булуы мөһим. Тикшерелмәгән терлек продукциясен кулланганда үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куюыгызны онытмагыз. Бу уңайдан сораулар туса, 24613 телефоны буенча район ветеринария берләшмәсенә шалтырата аласыз.
Ренат ХИСМӘТОВ,
район ветеринария берләшмәсенең баш ветеринар табибы.
Логман ШӘБИЕВ,
ТР буенча Россельхознадзор идарәсе дәүләт инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев