13нче Республикакүләм ифтарга билетлар таратыла башлады
Ислам нуры

13нче Республикакүләм ифтарга билетлар таратыла башлады

Быел мәҗлес 13 000 кешене җыячак һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгесе белән узачак

2025 елның 19 мартында Казанда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында 13нче Республикакүләм ифтар узачак.

Быел мәҗлес 13 000 кешене җыячак һәм Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгесе белән узачак.

13нче Республикакүләм ифтарга билетлар белән бушлай керергә мөмкин.

Билетларны район мөхтәсибәтләрендә, мәчетләрдә яки Диния нәзарәтенә (Тукай ур., 38) килеп алырга була.

Чыганак
 

 


Нет комментариев