Татарстанда Җиңү көне парады күчерелерме?
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Татарстанда Җиңү көне парады күчерелерме?

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр итә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган 9 Май парадын күчерү мәсьәләсе әлегә каралмый. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Әлегә көн тәртибендә мондый сорау тормый”, - дип белдерде ул.

Лилия Галимова әйтүенчә, киләсе атнадан производстволар эшли башлавы да изоляция ничек үтәлүгә бәйле булачак. “Изоляцияне үтәү буенча дисциплина кирәк, шуңа күрә смс-рөхсәт алу тәртибе кертелде дә инде. Кызганыч, изоляцияне үтәүдә ваемсызлар да бар”, - диде ул.

Чыганак


Нет комментариев