“Наз“ приютында тәрбияләнүчеләр – Бөек Җиңүнең 75 еллыгында “Җиңүгә – 75 адым“ проекты өстендә эшләгәннәр.
Алар тәрбияче Лидия Ефимова җитәкчелегендә ел дәвамында бик зур эш башкарганнар. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның тормыш һәм фронт юлларын, Ватан алдындагы казанышларын өйрәнгәннәр. Әлеге мәгълүматларны туплап альбом булдырганнар. Шушы көннәрдә приютта тәрбияләнүче яшүсмерләр Хәтер һәм Дан дип исемләнгән диварны бизәү эшен төгәлләгәннәр. Алар бирегә якташ батырларның фотосурәтләрен беркеткәннәр, билгесез солдат һәйкәлен һәм Мәңгелек ут урнаштырганнар.
Нет комментариев