Кадыбаш мәктәбенең Иске Эсләк мәктәпкәчә төркемендә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче Зөлфия Бәшәрова 9 Майга авылларында яшәүче тыл ветераннарына истәлекле бүләк әзерләгән.
Ул бу көннәрдә ыргак ярдәмендә сугыш даны символы булган Георгий ленталары бәйләгән. Зөлфия ханым һәр эшен Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабасы Ибраһим Ямалиев истәлегенә багышлаган.
Кул эшләре остасы Георгий ленталарын 9 Майда Иске Эсләктә яшәүче авылдашлары – тыл ветераннарына бүләк иткән.
Нет комментариев