Бүгенге көнгә ВКонтакте социаль челтәрендәге әлеге биткә сиксәннән артык тыл ветераны турында мәгълүмат һәм фотосурәтләр урнаштырылган.
Китапханәче Фәридә Каюмова Бөек Җиңү бәйрәме якынлашканда күптәнге хыялын тормышка ашырган: ВКонтакте социаль челтәрендә «Кадыбаш авыл җирлегенең тыл ветераннары» дигән бит булдырып, биредә сугыш чорында тылда Җиңүне якынайту өчен ал-ялны белми эшләгән ветераннар турында мәгълүматлар куя башлаган.
– Уйлап карасак, җирлегебездәге зур булмаган Касай авылында гына сугыш вакытында эшләгән 162 кеше барлыгы билгеле. Ә Яңа Эсләк һәм Кадыбаш авылларындагы тыл хезмәтчәннәрен дә кушсак, әлеге сан күпме булыр иде икән?! Төп максатым да кызганычка каршы, елдан-ел кимеп баручы җирек ветераннарын туплау, вафатларын искә төшерү, алар һәм бу чор кешеләре күргән газап-авырлыклар турында авылдашларга, читтә яшәүче якташларга, үсеп килүче буынга җиткерү иде, – ди Фәридә ханым.
Һәм әлеге хыялын социаль челтәрләр аша төрле төбәкләрдә яшәүче якташларга җиткерә ул. Нәтиҗә дә озак көттерми: китапханәченең социаль челтәрләренә әти-әниләре, апа-абыйлары, туганнары турында язылган хәбәрләр һәм фотосурәтләр килә башлый. Бүгенге көндә әлеге биткә фотосурәтләре белән сиксәннән артык ветеран турында язма урнаштырылган.
Нет комментариев