Әгерҗелеләр “Җиңү диктанты“ яздылар
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Әгерҗелеләр “Җиңү диктанты“ яздылар

Һәр катнашучы Диплом белән бүләкләнә

3 сентябрьдә шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары, мөгаллимнәр, ата-аналар – барлыгы 70 кеше Россиякүләм уздырылган “Җиңү диктанты“ акциясенә кушылдылар.

Әлеге чараны уздыру пункты итеп 2нче мәктәп сайлануы юкка түгел. Бу белем бирү йорты укучыларда патриотик тәрбиягә бирүгә зур басым ясый, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова. – Бөек Җиңүнең 75 еллыгында сез, әлеге диктантны язып, дәһшәтле сугыш чорының сәхифәләрен тагын бер кат барлаячаксыз.

Диктанттагы 25 сорауга җавап бирү өчен 45 минут вакыт бирелде. Ул тест формасында узды.

Ә аның нәтиҗәләре белән диктантпобеды.рф сайтында шәхси идентификация номеры буенча танышырга мөмкин булачак. Һәр катнашучы Диплом белән бүләкләнә.

 


Нет комментариев