Әгерҗе ветераннарына – Җиңү бүләге
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Әгерҗе ветераннарына – Җиңү бүләге

Бүләкләр биш ветеранга тапшырылды

Бүгенге көндә Әгерҗе районында биш сугыш һәм хезмәт ветераны яши. Менә алар – Әгерҗедән Шәүкәт Акбашев, Сәүбән Миңнехуҗин, Валентина Титова, Иж-Бубыйдан Фәрит Җамалетдинов, Кырындыдан Мөнәвәрә Яхина.

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан аларга “МНКТ” исеме астында эш йөртүче кече нефть компаниясе (җитәкчесе – Тимур Шәймиев) исеменнән бүләкләр тапшырылды. Ветераннарга аларны “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина һәм әлеге компания вәкиле тапшырдылар.


Нет комментариев