Тирсәлеләр "ТЕХНОФЕСТ - 2021" бәйгесендә призлы урын яуладылар
Балалар

Тирсәлеләр "ТЕХНОФЕСТ - 2021" бәйгесендә призлы урын яуладылар

Укучылар үз эшләрен якладылар

Тирсә мәктәбе укучылары Закиров Ильвир (3а сыйныф) һәм Закиров Камил (4а сыйныф) "Технофест-2021" фәнни - техник иҗат һәм заманча технологияләр республика конкурсында "Робототехника" номинациясендә призлы урын яуладылар (җитәкчеләре - "Үсеш ноктасы" үзәге педагогы Широбокова Д. Н.)

Балалар робот-СЕРВИРОВЩИКНЫ, аның эшчәнлеген күрсәттеләр, презентация төзеделәр һәм үз эшләрен якладылар.

Укучыларның эше лаеклы бәяләнде, дип хәбәр итә мәктәп коллективы.


Нет комментариев