Тирсә егете Нурислам Абдуллин уңышлары белән сөендерүен дәвам итә
Балалар

Тирсә егете Нурислам Абдуллин уңышлары белән сөендерүен дәвам итә

Танылган язучы аңа бүләк ясаган

Тирсә мәктәбе укучысы Абдуллин Нурислам Рөстәм Бикмуллин исемендәге “Бикафест-2021” XX Республика яшьләр музыкаль-шигъри фестивалендә катнашты.

Нурисламга сертификат тапшырылды.

Язучы Ләйлә Фаяз аңа "Сөйләшәсе иде..." дип исемләнгән китабын бүләк итте.

Укучының җитәкчеләре - Дәүләтова Миләүшә, Вәлиева Гөлназ, Низамбиева Раушаниягә исә Рәхмәт хатлары тапшырылды, дип хәбәр итә мәктәп коллективы.


Нет комментариев