Бер атнага гына
Гаиләдә бала тугач әтиләрне дә декрет ялына җибәрүне хуплаучылар күбәйгән. ВЦИОМ сораштыруы нәтиҗәләре буенча, 79 процент респондент моны хуплавын белдергән.
Дөрес, декрет ялы бары бер атнага гына исәпләнгән. Әмма әтиләр түләнелә торган мондый ял гаиләне ныгытуга китерәчәк, дигән фикердә. Сораштыруда катнашучыларның 85 проценты исә бер айлык ял да комачау итмәс дип саный.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта Россиядә 94 процент очракта бала карау өчен декретка әниләр чыга.
Нет комментариев