Татарстаннан кечкенә кыз «Голос. Дети» тамашасында катнаша
Балалар

Татарстаннан кечкенә кыз «Голос. Дети» тамашасында катнаша

Ралинә Ибраева Егор Крид командасына узды

Казанда яшәүче 10 яшьлек Ралинә Ибраева «Голос.Дети» тапшыруында катнаша. Ул Егор Крид командасына узды. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Ралинә 4 сыйныфта укый. Ул Леонид Агутинның «Самая лучшая» җырын башкарды. Аңа бер Егор Крид кына борылды.

Ралинә вокал белән 4 яшьтән шөгыльләнә. Хәзер ул Игорь Крутой академиясендә дә белем ала, диелә хәбәрдә

Фото: скриншот


Нет комментариев