Кайда булуы билгесез
16 июнь көнне Казанда ун яшьлек Алмаз Артамонов югалган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенгә кадәр аның кайда булуы билгесез.
Малайның буе — 140 см, ябык, чәче кара төстә, күзләре — коңгырт. Малай кызыл футболка һәм зәңгәр спорт чалбарыннан булган. Аягында ак сызыклы кара кроссовки. Үзе белән коңгырт төстәге спорт букчасы булырга мөмкин.
Малайның кайда булуы турында яки башка мәгълүмат булса, 8(800)700-54-52 яки 112 номерына шалтыратып хәбәр итү сорала.
Нет комментариев