Су коенырга китеп югалган өч бертуган малайны эзлиләр
Балалар

Су коенырга китеп югалган өч бертуган малайны эзлиләр

Әти-әниләре борчылып көтә

Кичә Приморье өлкәсендә су коенырга киткән өч малай югалган. 13 яшьлек Кирилл Иванков һәм 9 яшьлек ике малай Илья һәм Максим Иванковлар Полевое авылыннан Уссури елгасына велосипедта китәләр.

Ярда барлык әйберләре — телефоннар һәм киемнәрен калдырып су коенырга китәләр. Малайларның вакытында өйләренәкайтмагач, әти-әниләре чаң сугып, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Якынча кичке бишкә 9 яшьлек Максимның гәүдәсе су коенган урыннан 150 метр ераклыкта табыла. Малайның тәнендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, үлемнең сәбәбе — асфиксия.

Башка балаларны хәзер гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре эзли. Су коену өчен Усури елгасы яры җиһазландырылмаган.

Чыганак


Нет комментариев