"Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә кайбер чикләүләр  гамәлдә булачак
Балалар

"Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә кайбер чикләүләр гамәлдә булачак

Барлык санитар нормалар да үтәләчәк

Республиканың ун шәһәрендә инде бу көннәрдә ел саен уздырыла торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең зона этаплары узачак.

"Әгерҗе хәбәрләре" алдан хәбәр иткәнчә, фестивальдә аерым коллективлар, шулай ук 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге башкаручылар катнаша ала.

Әгерҗе районы үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Оксана Бородина әйтүенчә, Әгерҗе районында сайлап алу туры 9-10 мартта узачак. Катнашучылардан заявкалар җыю төгәлләнгән. Хәзерге вакытта көн саен диярлек репетицияләр уза.

"Катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында фестивальдә кайбер чикләүләр гамәлдә булачак. Зональ этаплар барлык санитар нормаларны үтәп узачак", - дип билгеләп үтте ул.

Фото: архивтан


Нет комментариев