Онытылмас яллар телибез
17 июль көнне "Наз" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 22 бала Мамадыш районының "Берсут" җәйге лагеренә ял итәргә китте.
Балаларны "Берсут"та кызыклы чаралар, яңа дуслар белән очрашулар һәм актив ял көтә!
Җәйге ял балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм җәй турында иң җылы истәлекләр бүләк итсен иде дип телибез.
Нет комментариев