Аны Салагыш авылы китапханәчесе Раилә Тимофеева уздырды
Салагыш китапханәсендә сәламәтлек темасына багышланган күргәзмә эшләде. Шул уңайдан китапханәче Раилә Тимофеева Салагыш авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне кунакка дәште.
– Нәрсә ул сәламәтлек, – дип сорауга балалар бертавыштан: “Сәламәтлек – яхшы туклану”, дип җавап бирделәр, – ди Раилә ханым.
Китапханәче сәламәт булу өчен спортны яратырга, кышын чана-чаңгыда шуарга, бассейнда йөзәргә, саф һавада булырга, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәклеге турында да искәрткән.
– Тиздән озын җәйге ял вакытлары җитә. Балалар көннең күп өлешен урамда уздыра. Алар өчен төп кагыйдәләрне – өйгә кергәч иң беренче кулны сабынлап юу, җиләк-җимеш, яшелчәләрне бары юганнан соң гына ашарга яраганлыгы турында аңлаттык, – ди Раилә ханым.
Балалар күргәзмәне дә кызыксынып караганнар.
Нет комментариев