Иртәгә район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлаячак
Балалар

Иртәгә район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлаячак

Җәйге каникуллар 1 июньнән башланачак

Иртәгә, 24 майда, Әгерҗе районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узачак.

25 майдан беренче сыйныф укучылары җәйге каникулларга китәчәкләр, ә чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны тапшырачаклар.

Калган укучылар 31 майга кадәр укыячаклар, алар өчен җәйге каникуллар 1 июньнән башланачак, дип билгеләп үтәбез.

Фото: архивтан


Нет комментариев