Әгерҗенең нәни футболчылары "Чемпионнар кубогы 2021" Бөтенроссия турнирында катнаша
Балалар

Әгерҗенең нәни футболчылары "Чемпионнар кубогы 2021" Бөтенроссия турнирында катнаша

Җиңү белән кайтуларын телибез

Иртәгә "Интер-Әгерҗе" мини-футбол академиясе филиалы командасы, ел саен үткәрелә торган "Чемпионнар кубогы 2021" футбол буенча Бөтенроссия турнирында катнашу өчен, Самара шәһәренә юл тотачак.

Уеннар 5 һәм 6 июньдә Волжанка ял базасында узачак. Турнирда бөтен Россиядән 70тән артык команда катнашачак, безнең шәһәр данын 2014 һәм 2010 елларда туган ике балалар командасы яклаячак.

Нәни спортчыларыбызга, тренерга һәм ата-аналарына турнирда яхшы чыгыш ясауларын һәм бары тик җиңү белән генә кайтуларын телибез, дип хәбәр итә Антон Гладышев.


Нет комментариев