Әгерҗедә Гаилә көненә багышланган бәйрәмнәр уза
Балалар

Әгерҗедә Гаилә көненә багышланган бәйрәмнәр уза

7 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан Әгерҗедә бәйрәмнәр оештырыла.

7 июльдә сәгать 9да Әгерҗе вокзалы каршындагы мәйданда тимер юл узелы предприятиеләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздыралар.

Программада: флеш-моб, бәйгеләр, уеннар. Әгерҗелеләрне гаиләләре белән бәйрәмгә көтәләр.

Ххх

Шул ук көнне 9.30 сәгатьтә Балалар иҗаты йортында спорт бәйрәме була.

Гаилә командаларына көч бирергә килегез.

 


Нет комментариев