Иртәгә Әгерҗедә Балаларны яклау көнен бәйрәм итәчәкләр
Балалар

Иртәгә Әгерҗедә Балаларны яклау көнен бәйрәм итәчәкләр

Кызыклы уеннар һәм конкурслар планлаштырылган

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, районыбызның нәниләре өчен бик күп кызыклы чаралар узачак. Бәйрәм 1 июнь көнне 18:30 сәгатьтә "Яшьлек" паркында башланачак.

Программада:

"Холи буяулары" традицион фестивале
Яшь башкаручылар концерты
DJ Ranis дискотекасы

Кызыклы уеннар һәм конкурслар, күргәзмәләр, мастер-класслар, һава шарларыннан бүләкләр, картоннан эшләнмәләр ясау планлаштырылган.

Спорт-күңел ачу программалары да старт алачак. Бәйрәм олылар өчен дә, яшь кунаклар өчен дә күңелле тәэсирләр генә калдырыр дип ышанасы килә.

Шулай ук артистлар күңелле кәеф бүләк итәчәк, алар рус, татар җырларын һәм дәртле биюләрен башкарачак.

0+


Нет комментариев