Әгерҗе балалар бакчасында "Яшел патруль" дигән чара узды
Балалар

Әгерҗе балалар бакчасында "Яшел патруль" дигән чара узды

Балаларның белемнәрен тикшерделәр

Кичә "ЭКОЯЗ 2021" республика акциясе кысаларында Әгерҗенең 8 нче санлы балалар бакчасында "Яшел патруль" дигән чара үткәрелде.

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе О.В. Павлова балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм шәһәр халкы белән бергә нәни дусларыбызның табигатькә кагылышлы белемнәрен тикшерделәр.

Дөрес җаваплары өчен акциядә катнашучылар сувенирлар белән бүләкләнде.


Нет комментариев