Безнең талантлы балалар - "Язгы тамчы" 25 нче юбилей төбәкара фестивалендә
Балалар

Безнең талантлы балалар - "Язгы тамчы" 25 нче юбилей төбәкара фестивалендә

Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында татар һәм башкорт инструменталь музыкасын башкаручыларның "Язгы тамчы" 25 нче юбилей төбәкара фестиваль-конкурсы узды.

Анда татар композиторларының әсәрләре белән солистлар да, татар халык көйләрен башкаручы ансамбльләр дә катнашты.

Дистәләгән талант ияләре- Удмуртия, Можга, Сарапул, Ижау, Әгерҗедән, Кизнер һәм Кече Пурга районнары балалар сәнгать мәктәпләреннән балалар катнашты.

Конкурсантларыбызны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз:

Малолеткин Дарья, Хәкимова Рамазан, Шкляев Кирилл, Сабирҗанов Илья, Шәймухаметова Адилә, Зудова Родиона, Аширова Юлия, Домих Юлиана - уңышлы чыгыш ясадылар. Әхмәтҗанов Райнур-3 дәрәҗә лауреат булды.

Барлык балалар да грамоталар һәм татлы призлар, ә педагоглар Рәхмәт хатлары һәм татар композиторларының җыентыклары алдылар.

 


Нет комментариев