Балалар бакчасыннан 200 баланы эвакуацияләгәннәр
Балалар

Балалар бакчасыннан 200 баланы эвакуацияләгәннәр

Беркем дә зыян күрмәгән

Бүген иртән 101 номерына Столбище авылында Заозерная урамындагы «Әкият» балалар бакчасында төтен исе чыгу турында хәбәр килгән.

Балалар бакчасы администрациясе 220 баланы, 43 хезмәткәрне эвакуацияләгән, беркем дә зыян күрмәгән.

Урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Алар яну булмавын, ә бина подвалындагы бойлер бүлмәсендә кыска ялганыш булуын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.  


Нет комментариев