Кул эшләнмәләре җәйге көннәрнең җылысын хәтердә саклаячак
Кичә, район мәдәният йортының үзәк паркында, «Талантлар салават күпере» балалар иҗат йорты хезмәткәрләре җәйге тематикада браслетлар һәм муенсалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Чара барышында катнашучылар кайчы, җеп һәм клей кулланып, кәгазьдән бизәнү әйберләре ясау техникасын үзләштерделәр.
Мастер-классның максаты - балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Үз куллары белән ясалган бизәнү әйберләре җәйге көннәрне хәтерләтеп торачак.
Нет комментариев