Әгерҗенең 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә кошлар өчен җимлекләр ясаганнар
Балалар

Әгерҗенең 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә кошлар өчен җимлекләр ясаганнар

Экологик тәрбия кечкенәдән башлана

Эш өчен төрле материаллар кулланылган: картон тартмалар, пластик шешәләр һәм агач эшләнмәләр.

Эшне башлар алдыннан тәрбияче Галимарданова Р.Р. балалар белән әңгәмә уздырган.

Балалар, төрле кошларның нинди азыкны өстен күрүен,  аларның табигатькә ничек ярдәм итүен – зарарлы бөҗәкләр санын контрольдә тотуларын һәм үсемлекләр орлыкларын таратуларын белгәннәр.

Бу, беренчедзн, балаларда бездә кышлый торган кошлар турында кызыксыну уятса, икенчедән, мөһим экологик дәрес тә булып тора. Балаларда табигатькә, тирә-якка мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләнә.


Нет комментариев