Хуҗабикәләргә: кышка хәстәр
Тәмле рецептлар
Кыяр салаты
Кирәк: 2,5 кило кыяр, 5-6 баш суган, 1 баш сарымсак, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер бәйләм укроп, 1,5 аш кашыгы 9 процентлы уксус, 100 мл көнбагыш мае. Кыярларны озынчалап бик юка итмичә турыйбыз. Барлык ингредиентларны салып 2-3 сәгатькә калдырабыз. Согы бүленеп чыга. Стерильләштерелгән 700 граммлы банкаларга тутырып 15 минут сулы кәстрүлгә утыртып стерильләштереп алабыз.
Лилия ГАЛИМУЛЛИНА
Әгерҗе шәһәре
Томат пастасында кыяр
Стерильләштерелгән 1 литрлы банкаларның төбенә дүртәр төш сарымсак, петрушка, укроп, 2-3 кара борыч, лавр яфрагы салабыз. Кыярлар вак булса, бөтен килеш, эрерәкләрен урталай кисеп тә салырга була. Маринад: 1,5 литр суга 200 грамм томат пастасы, 100 грамм уксус, 200 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз салып кайнатабыз һәм банкага кыярлар өстенә коябыз. 10 минут сулы кәстрүлгә утыртып акрын гына утта стерильләштереп алабыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА
Әгерҗе шәһәре
Кыярдан кышка салат
Кирәк: 2 кило кыяр, 400 грамм суган, 2 аш кашыгы шикәр комы, 40 мл аш серкәсе, 1 аш кашыгы тоз, 8 бөртек борыч, петрушка яисә укроп. Әзерлибез: Кыярларны консервлау алдыннан якынча ике сәгать салкын суда тотарга киңәш итәбез. Болай эшләгәндә яшелчәләр нык була. Аннан суны түгеп, эшкәртүгә керешәбез. Башларын кисеп алгач, түгәрәкләп турыйбыз, калынлыгы якынча 2 мм. Эре кыярлар булса, ярымбоҗралап та турарга була. Суганны шулай ук ярымбоҗралап турыйбыз да, кыяр янына салабыз. Шуңа ваклап туралган яшел үләнне салып болгатабыз да 40 минутка согы бүленсен өчен калдырабыз.
Икенче этапта барлык ингредиентларны кәстрүлгә бушатабыз, шуңа шикәр комы, уксус һәм борыч өстибез һәм кабат болгатабыз. Уртача утта кайнатып чыгарабыз да кабымлыкны гел болгатып торып 2-3 минут пешереп алабыз. Салатны стерильләштерелгән банкаларга бушатабыз. Капкачлап, суынганчы җылы әйбер каплап торабыз. Әзерләве дә җиңел, кышын бик тәмле дә.
Ләйсирә КӘРИМОВА
Әгерҗе шәһәре
Бик тәмле кыярлар
Яхшылап юылган 3 литрлы банканың төбенә 1 зонт укроп, туралган 2 төш сарымсак, бер бармак озынлыгында керән тамыры, 3әр чия һәм карлыган яфраклары салабыз. Баш-башлары киселгән кыярларны тутырып, өстенә кайнап чыккан суны коябыз. 15 минут шулай тотабыз. Аннан соң банкадагы суны кәстрүлгә бушатабыз. Шуңа 2 аш кашыгы тоз, 3-4 аш кашыгы шикәр комы салып кайнатырга куябыз. Кыярлар өстенә 1 аш кашыгы сылама гына горчица порошогы салабыз. Су кайнап чыккач кыярлы банкага коябыз һәм 1 аш кашыгы тулар-тулмас уксус кислотасы салып капкачлыйбыз.
Әлфия МУЛЛАХМӘТОВА.
Үтәгән авылы
Керәнле кыяр
Җыйган кыярларны 4 сәгать салкын суда тотабыз. Судан алгач тагын бер кат яхшылап юабыз. 3 литрлы банкаларны стерильләштерәбез. Капкачларны гөжләп торган кайнар су белән коендырабыз.
Банкага 10 данә кара түгәрәк борыч, 3 данә канәфер, 1 лавр, 3 данә карлыган, 2 данә чия яфраклары, 3 тырнак сарымсак, 1 зонт укроп, керән яфрагы (бер зур яфракны 4-5 банкага бүләбез) һәм керән тамыры (бер банкага баш бармак калынлыгында), 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз салабыз. Банкаларга кайнаган суны салып, ярты сәгать тотабыз. Бу вакытта кәстрүлгә су кайнатырга куябыз. Аннан соң банкаларны кәстрүлгә утыртып 20 минут тирәсе акрын утта парда тотабыз. Су куыклары өскә менә башлагач банкаларны алабыз һәм 0,75 граммлы рюмка белән уксус салабыз. Капкачлап, төреп куябыз.
Нәсимә ФАТЫЙХОВА
Әгерҗе шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев