Автомобиль юл читенә төшеп киткән
Бүген төнге икедә Алексеевск районында булган авариядә машина йөртүче зыян күргән.
Авария шаһитлары хәбәр иткәнчә, Hyundai машинасы йөртүчесе идарәне югалта, автомобиль юл читенә төшеп китә, түбәсенә каплана.
«Рульдә ир-ат иде. 25 яшьләр чамасы. Нык имгәнгән, башын ярган. Табиблар аны хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде авария шаһитлары.
Нет комментариев