Биш кеше тән җәрәхәтләре алган
Башкортстанның Мәчетле районында бизәлгән җигүле атта җырлап Сабан туена баручыларны машина бәрдергән.
Аттагыларның Яңа Мөслим авылына барышы булган.
Арттан килүче Тойота машинасы йөртүчесе — 53 яшьлек ир ни сәбәпледер атны күрми һәм арбаны бәрдерә. Машина йөртүче Балакатай районыннан.
Биш кеше тән җәрәхәтләре алган, 65 яшьлек хатынның тубык өлешеннән аягын кискәннәр дип яза «Башинформ».
Ат та имгәнгән. Аны йоклатып үтергәннәр.
Чыганак: Интертат
Нет комментариев