Варкләд-Бодьяда печән төялгән арбага ут капкан
Сәбәбе – очкын дип фаразлана
Узган атнада Варкләд-Бодьяда печән төялгән арбага ут каба. Сәбәбе – очкын дип фаразлана. “Быелгы кызу җәйдә янгын чыгар өчен бер очкын да җитә”, – ди райондагы күзәтчелек бүлекчәсе җитәкчесе Айрат ШӘЙДУЛЛИН.
Янгынның алга таба үрмәләвенә юл куелмый.
– Тулаем алганда, быелгы кызу җәй дә имин генә үтеп бара. Аның дәвамында зур янгыннар күзәтелмәде. Әмма тынычланырга иртәрәк әле, – ди Айрат Разакович.
Зурларына юл куелмаса да, янгын чыгу очраклары бер дә юк түгел. Әйтик, май башында ук Әгерҗедә элеккеге совхоз территориясе артында коры үлән яну очрагы булды. Ике гектарга якын мәйдан көлгә әйләнде. Әгерҗе һәм Кече Пурга янгын сүндерүчеләре, җирле халык ярдәме белән аны вакытында сүндерә алдылар.
– Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип расланды. Ә менә яну участогы коры чабылмаган үлән иде. Яшерен-батырын түгел: шәһәрдә дә, авылларда да андый участоклар хәзер дә җитәрлек. Авыл җирлекләре башлыкларына, шәһәр җитәкчелегенә, йорт хуҗаларына таләп бер: алардагы корыган үләнне вакытында чабарга кирәк. Чөнки коры үлән баскан участоклар – янгын чыгу ихтималы булган иң куркыныч урыннарның берсе. Әлеге таләп теләсә нинди җир участогы хуҗасына да кагыла. Пай җиреме ул, арендага алган җирме – андагы янгын куркынычсызлыгы өчен хуҗасы җавап бирә. Корыган үләнне чабу гына түгел, аларга минеральләштерелгән полосалар ясау да – сезнең җаваплылыкта, – дип кисәтә ул.
Янгын чыгу нокталарын, ягъни термонокталарны билгеләүдә космик күзәтүнең ярдәме зур, ди Айрат Разакович. Җәй дәвамында әлеге система ярдәмендә биш нокта ачыкланган. Дөрес, шуның икесе расланмаган.
– Ә менә бер очрак буенча гаеплеләрне штрафка тартырга туры килде. Спутник системасы янгын чыганагының Кадыбаш авылында булуын күрсәтте. Хәбәр алыну белән үк әлеге урынга янгын сүндерүчеләр җибәрелде. Соңыннан билгеле булганча, авыл көтүчеләре чәй кайнатыр өчен болында учак яккан булганнар һәм шуннан үләнгә ут капкан. Саксызлыклары өчен акчалата түләделәр, – дип бәян итә ул.
Авыл хуҗалыгында мөһим кампания – урып-җыю чоры бара. Башка еллардагы кебек үк, быел да әлеге чорда республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде.
– Аның кысаларында янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплылык бермә-бер арта. Һәм бу буш сүзләр генә булып калмасын иде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүне һәр кешенең үзеннән башлавы кирәк. Гади генә гамәл – тәмәке тартуны алыйк. Механизаторлар арасында бу зарарлы гадәтне үз итүчеләр күп. Ә тәмәке аркасында чыккан янгыннар күпме?! Саксыз ташланган тәмәке төпчеге аркасында тулы бер хуҗалыклар юк ителә бит. Бигрәк тә быелгы кебек эссе җәйдә игътибарлы булу мөһим, – дип мөрәҗәгать итә җитәкче. – Моннан тыш, һәрбер техника очкын сүндерү җайланмасы (икрогаситель) белән тәэмин ителергә тиеш.
Шулай ук һәрберсендә ут сүндергеч (огнетушитель), ком, су булуы шарт. Бу таләпләр шәхси техникага да кагыла.
Урып-җыю кампаниясе белән бәйле тагын бер проблеманы билгеләп үтте җитәкче.
– Күп кенә авыллардагы янгын сүндерү машиналарының шоферлары – нәкъ менә урып-җыю кампаниясендә катнашучы механизаторлар. Чөнки әлеге вазифаны өстәмә рәвештә башкаралар. Хәзерге вакытта алар басу-кырларда эшлиләр. Янгын булган очракта машина шоферын эзләп басуга бару мөмкин эш түгел. Янгынны вакытында сүндерүдә һәр минут кадерле. Авыл башлыкларының запас вариант турында уйлап куюы мөһим, – ди ул.
Гомумән, янгын куркынычсызлыгы турында сөйләгәндә, әһәмиятле булмаган әйберләр юк. Вак-төяк кенә кебек тоелган кагыйдәләрне дә үтәү мөһим. Әйтик, чүпне теләсә кая ташламау. Бигрәк тә пыяла ватыкларын, янгын-майлау материаллары сеңгән чүпрәкләрне һ.б.ларны. Балаларның ут белән уйнавына юл куймау һәм башкалары турында әйтеп тә торасы юк.
Янгын очраклары булганда 01, 101, 112 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев