Ут эчендә янып үлгән
Фаҗига

Ут эчендә янып үлгән

Фаҗига сәбәбен ачыклыйлар

Узган төндә Казанның Авиатөзелеш районы Ермолова урамында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта 101 янгын сагы номерына төнге 3.43 сәгатьтә хәбәр иткәннәр.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә ялкын телләре бөтен йортны ялмап алган була. Янгынның мәйданы 120 квадрат метр тәшкил иткән.

Берникадәр вакыттан соң янгынны тулысынча сүндергәннәр. Ут белән көрәшүчеләр өйдә бер кешенең мәетен табып алган. Хәзер аның шәхесен һәм янгынның сәбәбен ачыклыйлар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.  

Тулырак


Нет комментариев