Унберенче сыйныф укучысы үз-үзенә кул салган
Фаҗига

Унберенче сыйныф укучысы үз-үзенә кул салган

Егетне аның әтисе табып ала

Казанда унберенче сыйныф укучысы үз-үзенә кул салган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, фаҗига кичә Гвардия урамындагы бер йортта булган. 17 яшьлек улының мәетен аның әтисе табып ала. Егет янында бернинди язу да табылмаган. Билгеле булганча, 10 көннән укучыга 18 яшь тулырга тиеш булган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 


Нет комментариев