Җинаять эше ачылган
Чиләбе өлкәсендә бассейнда 11 яшьлек кыз бала батып үлгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Фаҗига термаль комплекста була. Биредә бала гаиләсе белән ял итә. Бассейнда йөзгән чакта баланың чәчләрен канализация тишеге суырып ала. Кыз су өстенә чыга алмыйча һәлак була.
Җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Нет комментариев