Фаҗига шимбә көнне булган
Казанның Авиатөзелеш районындагы шәхси йортларның берсендә ун яшьлек бала һәлак булган, дип яза "Татар - информ".
Фаҗига мунчада килеп чыккан. Фаразлар буенча, малай сөрем газына буылып үлгән. Аның белән бергә булган олы яшьтәге ир кеше исән калган һәм хастаханәгә барудан баш тарткан.
Нет комментариев