Үлемтеккә җыйган акча өчен оныгы әбисен кыйнап үтергән
Фаҗига

Үлемтеккә җыйган акча өчен оныгы әбисен кыйнап үтергән

Карчыкның гәүдәсен баскычка чыгарып куйган

Казанда яшәүче 45 яшьлек ир-атка карата үтерү факты буенча җинаять эше ачылды. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Фаҗига узган җомгада, 21 октябрьдә, булган. Тикшерү фаразлаганча, 45 яшьлек исерек ир-ат апасыннан һәм 91 яшьлек әбисеннән 95 мең сум акча таләп иткән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз бу акчаларны үлемтеккә дип җыеп барган булган. Әбисе акча бирүдән баш тарткач, ир-ат апасын кыйный һәм фатирдан куып чыгара һәм шуннан соң карчыкка ташлана. Алган яраларыннан карчык вафат була.

Җинаятьче пенсионер карчыкның гәүдәсен баскычка чыгарып куя, ә үзе ау мылтыгы тотып фатирга бикләнә. Ир-атны кулга алалар. Ул үз гаебен таныган. Якын арада аңа җәза билгеләнәчәк.

 


Нет комментариев