Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Үги ана нәни кызына киллер яллаган

Әлеге маддә буенча 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган

Тува Республикасында үзенең 8 яшьлек үги кызын үтерер өчен «заказ» ясаган хатынга карата хөкем карары чыгардылар. Ире үлгәч, бу хатын, мәрхүмнең мирасын аның кызы белән бүлешергә кирәк, дип курка. Баланың бәхетенә, үги анасы яллаган «киллер» ролендә полиция хезмәткәре була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кызыл шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек Татьяна Глотованың ире 2 ел элек үлә. Шул чакта хатын үги кызыннан котылу планын кора. Ул мәрхүм иренең милеген үзенеке генә итәргә тели. Кызыл шәһәрендә панельле тугыз катлы йорттагы фатирны, Красноярск краеның Шушенское авылындагы йортны үги кыз белән бүлешмәү җаен карый. Ире үлгәч, 2020 ел азагында ул киллер эзли башлый.

Татьянаның Интернетта киллер эзләү турындагы игъланына полиция хезмәткәрләре игътибар итә. Алар бу хатынга ялган «киллер» җибәрә. Аның яшерен камерасы була, «алыш-бирешне» шул камера төшереп ала.

8 яшьлек сабыйны үтергән өчен, Татьяна 180 мең сум акча вәгъдә итә. Ул бала, аның мәктәпкә йөрү маршруты турында җентекләп сөйли, киллерга корал – электрошокер да бирә. Татьяна фикеренчә, нәни кызны үтерү өчен бер тапкыр ток суктыру җитә.

Полиция хезмәткәрләре бала «үтерелде» дип тамаша ясый, үги анага баланың башлыгын һәм, имеш, мәет төшерелгән фотоларны бирәләр. Чынлыкта барысы да тамаша була, кыз исән-сау.

Татьяна исә, боларны күргәч, үзе яллаган «хезмәткәрне» дә алдарга маташа – аңа 10 мең сум аванс кына бирә, калган 170 мең сумны бирүдән баш тарта. Шулай да хокук саклаучылар аны кеше яллап бала үтерүне оештыруда шикләнеп тоткарлый.

Әлеге маддә буенча 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган. Татьяна судны СИЗОда көтә, җинаятьтә гаебен танымый. 29 ноябрьдә аны 9 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев