Удмуртиядә әниләре кыйнаган ике айлык игезәк балалар реанимациядә ята
Фаҗига

Удмуртиядә әниләре кыйнаган ике айлык игезәк балалар реанимациядә ята

2 айлык малай белән кызны 29 яшьлек аналары кыйнаган

Удмуртиядә әни кеше 2 айлык игезәк балаларын кыйнап имгәткән. Сабыйлар хастаханәдә ята. Бу турыда izhlife.ru хәбәр итте.

Сабыйларны Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә дәвалаганнар. Аннары стационар палатага күчергәннәр.

2 айлык малай белән кызны 29 яшьлек аналары кыйнаган. Бу турыда Удмуртия прокуратурасы хәбәр иткән.

«Аларның хәле стабиль, уртача авырлыкта дип бәяләнә», – дигәннәр ведомствода.

Тикшерү версиясе буенча, 15-27 февральдә Балезино авылында яшәүче хатын балаларын елаган өчен кыйный. Хәзер җинаять эше ачылган, әни кеше сак астында, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 


Нет комментариев