Туган көнгә кайтучы дүрт студент авариядә һәлак булган
Җиңел машинада 2 кыз һәм 2 егет була
27 октябрьдә Самара өлкәсендә трассада бензин ташый торган машина белән авариядә 4 студент егет һәлак булган. Рульдәге егет дусларын үзенең туган көнен бәйрәм итәргә алып кайта. Егетләр һәм кызлар Самарадан Хворостянкага таба барган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза, дип белдерде Интертат.
Волжский районында «ВАЗ-2114» машинасы бензин ташый торган «Скания»гә бәрелә. Җиңел машинада 2 кыз һәм 2 егет була. Егетләрнең берсенә 17 яшь, калганнарга 18 яшь.
«Барысы да Хворостянкада яши иде. Самарада укыдылар. Ул көнне, бергәләп, Диманың туган көнен уздырырга кайтып киләләр иде. Дима рульдә була, 27 октябрьдә аңа 19 яшь туласы иде», – ди сыйныфташлары.
Машинада Диманың сөйгән кызы да була. Алар бергә Хворостянка мәктәбендә укый, аннары очраша башлыйлар. Машинадагы тагын бер кыз да аларның сыйныфыннан. Кызлар Самара педагогика университетында укый.
«Мәрхүмнәрнең ата-аналарын яхшы беләм, бик яхшы гаиләләр, барысы да дәүләт структураларында эшли. Аларга бик авыр инде», – ди биредә яшәүче кеше.
Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, җиңел машина «Скания»нең ярымприцептагы цистернасына бәрелә. Аның белән 52 яшьлек ир-ат идарә итә.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Фото: https://vk.com/police163, Самара өлкәсе ЮХИДИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев