Тәрәзәдән сикергән ир-ат 5 айлык сабый яткан коляска өстенә төшкән - икесе дә үлгән
Фаҗига

Тәрәзәдән сикергән ир-ат 5 айлык сабый яткан коляска өстенә төшкән - икесе дә үлгән

Табиблар коткара алмый

Воронежда 30 яшьлек ир тәрәзәдән сикереп 5 айлык бала булган коляска өстенә килеп төшә. Сабый да, ир-ат та һәлак булган.

Әлеге хәлнең видеосынан күренгәнчә коляска этеп баручы әни тротуардан барган була. Кинәт биеклектән коляскага кеше егылып төшә. Коляска төрле якка «чәчелә» ир-ат белән сабый асфальтка килеп төшә.

Билгеле булганча, 5 айлык малайны табиблар коткарып калырга тырышкан, ләкин ул ашыгыч ярдәм машинасында үлә.

Полиция хезмәткәрләре  коляскага егылган ир-атның шәхесен ачыклый алмаган. Күршеләре аның соңгы катта яшәвен генә әйткән. Фаҗиганың нечкәлекләре ачыклана.

Чыганак


Нет комментариев