Трассада изелеп беткән җиңел машинада өч кеше үлгән
Фаҗига

Трассада изелеп беткән җиңел машинада өч кеше үлгән

Йөк машинасын йөртүче имгәнгән

11 ноябрьдә Красноярск краенда коточкыч авариядә 3 кеше һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте, дип яза Интертат.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, Красноярск – Енисейск трассасында Сухобузим районында Toyota җиңел машинасы MAN йөк машинасы белән бәрелешә.

Авариядән соң җиңел машина изелеп диярлек бетә, фура юл кырыена төшеп китә.

Toyota салонындагы 3 кеше үлә, йөк машинасын йөртүче имгәнә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Фото: https://vk.com/gibdd24


Нет комментариев