Төнлә исерек ир-ат батып үлгән
Фаҗига

Төнлә исерек ир-ат батып үлгән

50 яшьлек ир-атның мәете ярдан 70 метр ераклыкта табылган

Спас районының Ямбакты авылында буада ир-ат батып үлгән. Шундый хәбәр төнге сәгать бердә 112 номерына –  ашыгыч хезмәтләрне чакыру хезмәтенә килә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Урынга шунда ук 3 нче эзләү-коткару зонасы водолазлары төркеме чыккан. Көндез 50 яшьлек ир-атның мәете ярдан 70 метр ераклыкта табылган. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Ир-ат җиһазландырылмаган урында исерек хәлдә су коенган дип фаразлана.

Чыганак 


Нет комментариев