Тәмәке тарту Әгерҗедә зур янгынга китерде
Фаҗига

Тәмәке тарту Әгерҗедә зур янгынга китерде

Торак йорт янды

Әгерҗедә зур янгын Киров урамындагы торак йортка зыян салган. Янгын турында хәбәр кичә сәгать 16да килә.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче йортның түбәсе ялкын телләре белән капланган була. Янгынны вакытында сүндерәләр. Торак йортның бер өлеше зыян күргән.

Күрше корылмаларны исә саклап кала алганнар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе-тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.

Фото: Татар - информ архивыннан


Нет комментариев