Түбән Кама районында җиңел машина йөртүче һәлак булган
Фаҗига

Түбән Кама районында җиңел машина йөртүче һәлак булган

Алдан барган йөк машинасына бәрелгән

Түбән Камада җиңел машина йөртүче, алдан барган йөк машинасына бәрелеп, һәлак булган. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлеге хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке биш сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлында булган. «Тойота Лэнд Крузер» хуҗасы Казаннан Әлмәт шәһәренә юл тоткан.

Ир-ат алда баручы «КАМАЗ» белән үзе арасында куркынычсыз дистанцияне сакламаган һәм аңа бәрелгән. Йөк машинасында 38 яшьлек ир-ат барган.

Алынган җәрәхәтләр җитди булу сәбәпле, чит ил машинасын йөртүче ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган. 

Чыганак 


Нет комментариев