Таудан шуганда нәни малай һәлак булган
8 яшьлек бала агачка бәрелә
Мәскәүдә 8 яшьлек малай таудан шуганда имгәнеп үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте, дип яза Интертат.
Бала чана шуар өчен җиһазландырылмаган урында таудан шуып төшә. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе шул хакта хәбәр иткән.
Фаҗига 23 февральдә була. Малай таудан шуып төшкән чакта агачка бәрелә. Аны тиз арада хастаханәгә илтәләр.
«Табиблар ярдәм итүгә карамастан, бала хастаханәдә үлде», – диелгән ведомство хәбәрендә.
«Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.
Фото: https://moscow.sledcom.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев