Татарстанда янган шәхси йортта ике ир-ат мәете табылган
Фаҗига

Татарстанда янган шәхси йортта ике ир-ат мәете табылган

Хәзерге вакытта янгын сәбәбе ачыклана

Чирмешән районының Лашман авылында Совет урамында шәхси йорт янды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр бүген төнге икедә 101 нче янгын сагы номеры буенча килде. Янгын мәйданы 80 кв. м тәшкил итте. 

Янгын тулысынча сүндерелә. Янган йортта 60 яшьләр тирәсендәге ике ир-атның гәүдәсе табыла. Аларның берсе - йортның хуҗасы. 

Хәзерге вакытта янгын сәбәбе ачыклана. Янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында башланган булырга мөмкин, дип фаразлана. 

Чыганак


Нет комментариев